Казан спортчылары йөзү буенча Россия Кубогы ярышларында беренче урынны алдылар

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Санкт-Петербург 6 көнгә Россиянең иң көчле йөзүчеләрен җәлеп итү үзәгенә әверелә. Йөзү буенча Россия чемпионаты 21-26 ноябрьдә Санкт-Петербургта "Невская волна"Су спорт төрләре Үзәге юлларында уза. Россия чемпионатында Россиянең 70 тән артык төбәгеннән 900 гә якын спортчы катнаша. 

Казан спортчылары Софья Дьякова һәм Амалия Гыйззәтуллина кыска суда (25м) йөзү буенча Россия чемпионатында беренче урынны яуладылар.

Россиянең су спорт төрләре федерациясе мәгълүматлары буенча, ирекле стильдә 4×200 эстафетасында «Дельта» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кызлар Татарстан җыелма командасы составында дистанцияне 7:49:58 дә үттеләр. Софья Дьякова шулай ук ирекле стильдә 800 м дистанциядә көмеш медаль алды.

Спортчыларыбызның тренеры-Светлана Юрьевна Чепик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International