Самарада дзюдо буенча төбәкара турнир узды

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Самарада «Руслан Руднев Кубогы» СВО барышында батырлык күрсәткән хәрби хезмәткәрләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре истәлегенә дзюдо буенча төбәкара турнир узды.

Ярышларда Самара, Саратов, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән 300 дән артык спортчы, шулай ук Таҗикстан һәм Казахстан дзюдочылары катнашты. 

Татарстан Республикасыннан турнирда «Казан юлбарыслары» командасы вәкилләре катнашты. 31 кг га кадәр авырлык категориясендә Матвей Хуртин, дүрт көрәштә җиңеп, икенче урынны алды. 

Матвейны, аның әти-әнисен һәм тренерларын котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International