Спорт резервын әзерләү мәсьәләләре турында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президиумы утырышында фикер алыштылар

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Узган шимбәдә, 23 ноябрьдә, волейбол үзәгендә ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә ТР Волейбол федерациясе президиумы утырышы узды.

Утырышның төп темасы спорт резервын әзерләү булды. Татарстанда балалар-яшүсмерләр волейболын үстерү юнәлешләре буенча фикер алышуда профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, спорт мәктәпләре җитәкчеләре, тренерлар һәм спортчылар катнашты.

Фәрит Хәйрулла улы эшнең бу юнәлешенә игътибарны арттырырга кирәклеген билгеләп үтте, чөнки балалар-яшүсмерләр спорты республикада зур волейбол өчен смена әзерләү мәктәбе булып тора.

«Безнең «Зенит-Казан» һәм «Динамо - Ак барс» профессиональ волейбол командаларыбыз иң югары казанышларга ирештеләр, илдәге барлык югары титулларны һәм призларны яуладылар. Ә бүген Волейбол үзәгендә перспективалы кече яшьтәге балалар уйнады, аларда без студентлар, яшьләр, бәлки, югары лига профессиональ командаларының булачак уенчыларын күрәбез. Шуңа күрә балалар-яшүсмерләр волейболы безнең эшнең иң мөһим юнәлешләреннән берсе булып кала. Бу бит республиканың барлык волейбол хәрәкәтенең нигезе».

Парламент җитәкчесе ассызыклаганча, бүген Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе җыелма командалары өчен спортчыларны республика һәм Бөтенроссия ярышларына әзерләүнең нәтиҗәлелеген арттыруга аерым игътибар бирергә кирәк. Ул Федерация Президиумының профильле комитетларын җирле администрацияләр һәм республиканың спорт министрлыгы белән берлектә Татарстан спорт мәктәпләре укучыларын муниципаль дәрәҗәдә әзерләү сыйфатына игътибарлырак булырга өндәде.

«Бу талантлы волейболчыларны эзләүгә, кадрлар мәсьәләсен хәл итүгә, спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр белән эшләүгә, яшь тренерларның балалар волейболында эшләргә кызыксынуын арттыруга, шулай ук авылда волейболны үстерүгә кагыла», - дип йомгаклады Волейбол федерациясе президенты.

Татарстан Республикасында волейбол буенча спорт резервын әзерләү программасы проекты белән президиум әгъзаларын Волейбол федерациясе вице-президенты Олег Брызгалов таныштырды. Ул, аерым алганда, республикада ике махсуслаштырылган спорт мәктәбе һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең 32 волейбол бүлеге эшләвен искәртте. Яшь волейболчыларны шулай ук олимпия резервы училищесында да өйрәтәләр. Үсешкә гомуми күзәтү ясап, Олег Брызгалов волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеген уздыру кагыйдәләренең үзгәрүе һәм перспективалы балаларны сайлап алу системасы турында сөйләде.

Волейбол федерациясе вице-президенты мәктәп волейбол лигасы уеннарына аерым тукталды. Быел мәктәп укучылары арасында популяр булган бу турнир инде җиденче тапкыр старт алды. Гомумән алганда, республиканың барлык муниципаль районнарындагы 784 мәктәптән 38 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Хәзер иң массакүләм-мәктәп этабы уза. Ул ел ахырына кадәр тәмамланачак.

Президиум әгъзасы, районнарда волейболны үстерү комитеты рәисе Руслан Насыйров яшь тренерларны укытуны һәм квалификациясен күтәрүне оештыру һәм ел әйләнәсе укыту-тренировка җыеннарын үткәрү графигы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International