«Ак Барс-Динамо» яшьләре югары лигада катнашачак

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

2024/2025 елгы яңа сезонда Татарстанның 2008 елгы перспективалы үсентесе кабатлана: голкипер Руслан Ваньков, сакчылар Роман Грачев һәм Искәндәр Галиев, ярымсакчылар Артем Егорьков, Владимир Нигъмәтҗанов, Вилдан Авхадиев. Барысы да җирле «Ракета» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр. Барлыгы командада 28 уенчы игълан ителгән
Югары лига чемпионатында барлыгы 23 команда уйнаячак. 1 нче этапта катнашучылар 3 төркемчәгә бүленгән.


«Ак Барс-Динамо-2»  финал этабына юллама өчен 2 нче төркемдә көрәшәчәк. Безнең көндәшләребез «Локомотив» (Оренбург), «Волга-Чирмешән» (Ульяновск), «Знамя-Удмуртия» (Воткинск), «Маяк» (Кранотурьинск), «Академия «Уральский трубник»(Первоуральск) һәм Казахстанның Уральскидан "Акжайык" клубы.

Безнең төркемчәдә беренче уеннарны командалар 1 декабрьдә үткәрәчәк. Андрей Афанасьев тәрбияләнүчеләре старт матчларын «Ракета» стадионында уйнаячак. Безнең команда Воткинскның «Знамя-Удмуртия» командасына каршы уйнаячак.

 Очрашулар 1 декабрьдә - 13.00 сәгатьтә, 2 декабрьдә - 14.00 сәгатьтә башлана.

1 этап 2024 елның 25 февралендә тәмамлана.

1 нче этап нәтиҗәләре буенча 12 иң көчле коллектив билгеләнәчәк (һәр «зона»дан 4шәр). Нәкъ менә алар 2025 елның мартында Югары лига медальләре өчен көрәшәчәк.

1 төркемчә уеннар календаре

2 төркемчә уеннар календаре

3 төркемчә уеннар календаре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International