2012-13 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Теләче районында төрле районнардан 2012-2013 елгы кызлар арасында волейбол буенча Беренчелек узды. Турнир яшь спортчылар һәм аларның тренерлары, шулай ук үз командаларына ярдәм итәргә килгән җанатарлар өчен чын бәйрәмгә әверелде.

Уеннар киеренке көрәштә узды, һәм һәр команда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Матчлар хис-кичерешләр, мавыктыргыч моментлар һәм көчле һөҗүмнәр белән тулы иде.

Беренче урынны Буа МРның «Юность» урта мәктәбе командасы алды (тренерлары Наталья Зеленова һәм Николета Болог), алар бик яхшы команда уены һәм тактик әзерлек күрсәттеләр.

Икенче урында Минзәлә МРның «Юбилейный» урта мәктәбе командасы (тренерлары Виктор Беспалов һәм Владимир Владимирин) .

Өченче урынны хуҗалар - Теләче муниципаль районының «Теләче» урта мәктәбенең яшь волейболчылары алды (тренерлары Шамил Шәяхмәтов, Рәшит Габделхаев).

Катнашучылар медальләр алды, ә катнашучылар командасының иң яхшы волейболчы кызлары махсус призлар белән бүләкләнде. Аны ачу тантанасында Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин һәм ТР Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов катнашты.

Волейбол буенча беренчелек яшь спортчы кызларга үз осталыкларын күрсәтү һәм яңа танышулар булдыру өчен менә дигән мөмкинлек булды. Киләчәктә яңа турнирлар һәм җиңүләр көтәчәкбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International