28 ноябрьдә ТР Спорт министрлыгында 2024 елның 3 кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы спорт министрлыгының коррупциягә каршы комиссия утырышы узды.
Көн тәртибе кысаларында утырыш барышында 4 доклад тыңладылар:
1. Татарстан Республикасы спорт министрлыгының «Татарстан Республикасы спорт министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» ярдәмче программасы чараларын үтәү буенча 2024 елның 3 кварталы нәтиҗәләре буенча хисабын Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов укыды.
2. Хисап чорында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү эшенең торышы турында юридик һәм мобилизацион эш секторы мөдире Руслан Дияров сөйләде.
3. 2024 елның 3 кварталы йомгаклары буенча башкарылган сатып алуларга һәм төзелгән граждан-хокук шартнамәләренә һәм контрактларга анализны матди-техник тәэмин итү һәм дәүләт заказы бүлеге башлыгы Флүрә Таһирова эзерләде
4. Татарстан Республикасы спорт министрлыгында биләве коррупция куркынычы белән бәйле булган, биләве вакытында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирергә тиеш булган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлегенә үзгәрешләр кертү турында кадрлар һәм дәүләт хезмәте мәсьәләләре буенча сектор мөдире Гүзәл Сәлахова сөйләде.
Моннан тыш, утырышка Казан олимпия резервы училищесы директоры Рамил Шакировны да чакырдылар. Ул училищеда коррупциягә каршы көрәш эше турында мәгълүмат белән уртаклашты.