Краснодарда Самбо сараенда Россия Кубогы старт алды. 45 төбәктән 500 гә якын самбочы Бөтенроссия масштабындагы ярышларда катнаша һәм самбо буенча Дөнья кубогына «путевкалар» өчен көрәшә.
Казаннан «Ракета» ФСО шәкертләре Ксения Задворнова һәм Даниил Ширковский хәрби самбо буенча Россия Кубогында алтын һәм бронза медальләр яуладылар.
Ксения Задворнова 72 кг га кадәр авырлык үлчәмендә җиңүче булды, ә Данил Ширковский 79 кг га кадәр авырлык үлчәмендә өченче урынны алды.спортчылар Казанда Василий Иванов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.