ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча лекция: сәламәт киләчәккә мөһим адым

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

28 ноябрьдә Татарстан Республикасы спорт министрлыгы хезмәткәрләре өчен ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга багышланган лекция үтте. Чара ВИЧ турында хәбәрдарлыкны арттыру һәм аны булдырмау ысуллары программасының өлеше булды.

Лекцияне СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең тәҗрибәле белгечләре - табиб-эпидемиологы үткәрде. Табиб вирус йоктыру юллары, профилактиканың заманча методлары һәм даими тест үткәрүнең әһәмияте турында сөйләде. Катнашучыларга актуаль статистик мәгълүматлар, шулай ук инфекция йоктыру куркынычын киметү буенча гамәли киңәшләр тәкъдим ителде.

Чара барышында хезмәткәрләр белгечләргә сораулар бирә һәм ВИЧ белән бәйле актуаль темалар буенча фикер алыша алдылар. Шулай ук сотрудция вакытында хезмәткәрләр шунда ук үзләрен ВИЧка экспесс-тест узып тикшерә алдылар. Лекция ВИЧ белән яшәүче кешеләр һәм аларның якыннары өчен мөмкин булган ярдәм ресурслары турында мәгълүматны да үз эченә алды.

ВИЧ профилактикасы-җәмәгать сәламәтлегенең мөһим аспекты, һәм безнең һәрберебез әлеге проблема белән көрәшкә үз өлешен кертә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International