Татарстанның һәр кешесе төбәкнең киләчәк спорт тормышын формалаштыруга йогынты ясый ала. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында 2025 елда ТР Спорт министрлыгы эшенең төп юнәлешләрен билгеләү буенча тавыш бирү башланды.
Сайлауга спорт министрлыгы экспертлары тарафыннан эшләнгән 17 максат һәм бурыч тәкъдим ителгән, шулай ук катнашучыларның үз тәкъдимнәрен кертү мөмкинлеге бар. Тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштырулар» бүлегендә дә, «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша да мөмкин. Үз тавышыңны 8 декабрьгә кадәр бирергә була.
Бу процесс дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча масштаблы проектның бер өлеше булып тора. Беренче этапта Татарстан Иҗтимагый палатасы тарафыннан расланган министрлыклар экспертлары берничә инициатива тәкъдим итте. Бу инициативалар аннары махсуслаштырылган эксперт сессияләрендә һәм иҗтимагый советлар утырышларында каралды, шуннан соң иҗтимагый фикер алышуга чыгарылды.
Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр Иҗтимагый советларның декабрь утырышларында фикер алышу предметы булачак. Тавыш бирү йомгаклары буенча һәр министрлык өчен киләсе елга 5-7 төп өстенлек исемлеге төзеләчәк.