Краснодарда самбо буенча Россия Кубогы тәмамланды. 3 көнгә турнир «Самбо сарае» мәйданчыгында 50 төбәктән 400 дән артык спортчыны җыйды.
Ярышларның соңгы көнендә Татарстан Республикасы җыелма командасы өченче медаль белән тулыланды. Самбода 71 кг авырлык категориясендә алтын медальгә Ренас Зәйнетдинов лаек булды.
Исегезгә төшерәбез, Кубок медальләрен шулай ук Ксения Задворнова (1нче урын) һәм Данил Ширковский (3нче урын) яулаган иде.
Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасында хәзер 2025 елга Татарстан Республикасы спорт министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлешләрен сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә. Алар арасында-ким дигәндә 800 спортчыны Россия Федерациясе җыелма командаларының спорт резервына әзерләүне тәэмин итү, югары спорт нәтиҗәләре күрсәткән спортчыларны (елына кимендә 900 спортчы һәм 85 тренер) стипендия белән тәэмин итү һәм башкалар.
Үзеңә ошаган юнәлешләр өчен дәүләт хезмәтләре порталында 8 декабрьгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.