Бокс буенча Бөтенроссия турнирында алтын

2024 елның 29 ноябре, җомга

Селигер күле буенда медальләргә Россия Федерациясенең 51 субъектыннан 224 иң көчле спортчы дәгъва кылды.

Лениногорск спортчысы Дарья Антипова чираттагы югары бүләкне яулады. Ул Тверь өлкәсенең Осташков шәһәрендә узган Бөтенроссия турнирында җиңүче булды.

 Дарья 3 сугыш үткәрде һәм 3сен дә вакытыннан алда тәмамлады.   Лениногорск кызын 15-16 яшьлекләр төркемендә турнирның иң яхшы боксчысы дип таныдылар. Бүләкләү тантанасында Россия Бокс федерациясе генераль секретаре Татьяна Кириенко катнашты, ул спортчыларның әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде.
Турнир 2025 елның гыйнварында узачак Сербиягә халыкара ярышларга сайлап алу булды. Россиянең төп командасына үз категорияләрендә беренче һәм икенче урыннарны алган кызлар үтте, әлбәттә, шул исәптән Дарья Антипова да.
Дарья Антипова-3 нче комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче. Аның тренеры Артур Галиуллин.

  «2021 елдан безнең Дарья бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда ышанычлы җиңү яулый. Үз позицияләрен бирми, Җиңү белән кайта. Аның иң зур казанышы-2024 елның июнендә узган Европа беренчелегендә җиңү» - дип билгеләп үтте 3 нче КСШ директоры урынбасары Айсылу Сафиуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International