Ралина Гыйләҗева «Россия резервы» йөзү буенча Бөтенроссия ярышларында 2 алтын медаль яулады

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Бу көннәрдә Саранскида йөзү буенча традицион «Россия резервы»ярышлары уза. Турнирда илнең иң көчле егетләре, кызлары, юниорлары һәм юниоркалары катнашты.

Турнир 3 декабрьдә тәмамланачак, әмма хәзер үк Татарстан Республикасы җыелма командасының чыгышына нәтиҗә ясарга була. Хәзерге вакытта ТР йөзүчеләренең активында 5 бүләк, шул исәптән 2 алтын.

Шәхси зачетта Алинә Гыйләҗева берьюлы 2 алтын медаль иясе булды. Кыз 50 м брасс һәм 100 м комплекс дистанцияләрендә җиңү яулады. Җыелманың копилкасына көмеш медаль Анастасия Чернышова өстәде. Ул 1500 метрга ирекле стиль белән 14-25 яшьлек кызлар арасында икенче булды.

Команда эстафеталарында шулай ук ТР командасы турнирның 2 бронза медален яулады. Брасс белән 4х50 метрлы дистанциядә Алинә Гыйләҗева, Камилә Гыйниятова, Дарья Еремина һәм Валерия Александрова призерлар булдылар.
4х50м эстафетасында Ралина Гыйләҗева, Елизавета Семенова, Дарья Черемина һәм Валерия Александрова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International