Азнакай районы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «ГТО» ВФСК нормативларын үтәү буенча спорт чаралары

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

2024 елның 29 ноябрендә Азнакай шәһәренең 8 нче урта мәктәбендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүгә багышланган зур спорт чарасы узды. Чарада 1-11 сыйныфлар арасында 250дән артык укучы катнашты, алар үзләренең спорт осталыкларын һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылышларын күрсәттеләр.

«ГТО»  ВФСКДА түбәндәге нормативлар үтәлде:

Идәнгә терәлеп яткан килеш кулларны бөгү һәм җәеп җибәрү; гимнастика эскәмиясендә туры аяклы килеш басып торудан алга авышу; ике аяк белән этеп, урыннан озынлыкка сикерү; биек аркылы тартылу; аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү.

Һәр сынау билгеләнгән нормативлар буенча бәяләнде, һәм барлык катнашучылар чара дәвамында бер-берсенә актив ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International