Татарстан чаңгычыларының чаңгы узышлары буенча Россия Кубогында яңа җиңүләре

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Хакасия Республикасында чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының 2 этабы старт алды. Беренче узышлар йомгаклары буенча Татарстан Республикасы янә турнир лидерлары рәтендә.

Беренче көнне хатын-кызлар арасында классик стиль белән 10 км дистанциядә Лидия Горбунова 27:52,5 нәтиҗәсе белән бронза яулады. Ир – атлар шул ук дистанциядә берьюлы бөтен мактау пьедесталын яуладылар: 23:25,0 вакыты белән Савелий Коростелев җиңүче булды; 2 нче урынга – Иван Горбунов (23:34,2); 3 нче урынга-Сергей Ардашев (23:40,9).

ТР чаңгы узышлары федерациясе президенты Ильшат Фәрдиев спортчыларның нәтиҗәләрен шәрехләде:

"Узышның 10 километры - ул ераклык турында түгел, бу тизлек турында, бу ялга вакыт булмау турында, бу спортчының көче сервис-төркемнең профессиональлеге көче, тренерлык эшенең уйланылганлыгы белән тоташтырылган. Лидия Горбунованы бронза медале белән котлыйбыз! Егетләрнең бөтенләй картина-хыял. Бөтен пьедестал Татарстан флагы астында! Савелий Коростелев, Иван Горбунов, Сергей Ардашев!»

2 декабрь иртәсендә Татарстан чаңгычылары классик стильдә спринтта тагын 4 медаль яуладылар.

Ир – атлар арасында стад ярышында Сергей Ардашев җиңүче, Савелий Коростелев көмеш призер.
Кызлар арасында җиңүне Анастасия Фалеева бәйрәм итте. Бронза призеры Дарья Непряева булды.

Алда тагын бер ярыш көне, шуннан соң 2 этап нәтиҗәләре буенча команда зачеты очколары исәпләнәчәк. Беренче этаптан соң Татарстан Республикасы командасы 500 очкодан артыграк аерма белән алда бара.

Сүз уңаеннан, чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының 5 этабы 16-19 гыйнвар көннәрендә Казанда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International