Нәҗип Миникаев һәм Евгений Первушкин Бельгиядә брейкинг буенча зур халыкара чемпионатның көмеш призерлары.
Узган ялларда Бельгия башкаласы Брюссельдә брейкинг буенча «The Floor is Flava» халыкара чемпионаты узды, анда дөньяның иң көчле спортчылары катнашты. Җиңүчене 2х2 команда баттлларында билгеләделәр.
Казанның «Original People» командасы вәкилләре Нәҗип Миникаев (b-boy ZipRock) һәм Евгений Первушкин (b-boy Cheerito) турнирның көмеш призерлары булдылар. Финалга юл тотканда безнең спортчылар Швейцария, Канада вәкилләрен узып киттеләр, шулай ук составына Париждагы Олимпия уеннарының көмеш һәм бронза призерлары кергән командадан көчлерәк булдылар.
Финал батлында Казан спортчыларына Япония вәкилләре каршы чыкты, алар югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр һәм судьялар карары буенча тигез каршылыкта чемпион титулын алдылар.