Обнинскта спорт гимнастикасы буенча «Калуга өлкәсе губернаторы кубогы» Бөтенроссия ярышлары узды.
Яшел Үзәннән 1 нче номерлы олимпия резервы спорт мәктәбенең ике укучысы, спорт гимнастикасы буенча Россия яшьләр җыелма командасы әгъзалары Мусаев Радмир һәм Закиров Азат чыгыш ясады. Ике спортчы да 1 нче лицейда укый.
Ярышлар йомгаклары буенча Мусаев Радмир КМС программасы буенча җиңүче булды, ә Закиров Азат 1 разряд программасы буенча көмеш призер булды.
Многоборьеның аерым төрләрендә бүләкләр уйнатылган финалда Закиров Азат дүрт снарядта җиңде, Мусаев Радмир өч снарядта призер булды.
Балалар һәм тренер-укытучылар Илгиз Хисамов һәм Валерия Дашевскаяны котлыйбыз!