2024 елның 2 декабрендә мәктәпнең спорт залында 2009 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында милли көрәш буенча Каюм Насыйри Кубогына ярышлар узды. Ярышлар Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәптә узды. Бәйгедә 11 үлчәүдә 110 көрәшче бил алыша.
Ярышларда түбәндәге командалар актив катнашты:
- Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәп;
- Усадның «Инноватика» күппрофильле лицее;
-«Адымнар»;
-«184 нче Гимназия»;
- «Ракета».
Спорт чарасын мәктәп директоры Мансуров Роберт Мияссар улы ачып җибәрде, ул спортчыларның әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук ярышларда катнашучыларны хөрмәтле кунаклар сәламләде: Татарстан Республикасы «Көрәш» федерациясе башкарма директоры Таһиров Марсель Шәрипҗан улы; Казан шәһәре «Көрәш» федерациясе рәисе Габдрахманов Расих Әхмәт улы .
Ярышлар йомгаклары буенча спортчылар грамоталар, дипломнар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.