Дубайда нәфис гимнастика буенча халыкара турнирда алтын

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Казан спортчылары 29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр ОАЭдә узган нәфис гимнастика буенча Victory Challenge Cup халыкара турнирында алтын медальләр алдылар. Ярышлар Pirouette халыкара клубы тарафыннан оештырылган.  Дубайга ярышларда катнашу өчен 16 илдән 550дән артык бала килгән.


«Идел» физкультура-спорт җәмгыятендә тәрбияләнүчеләр берьюлы берничә медаль яулап, искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр!

  • Галимова Регина 2010 елда туган
  • Зәйнашева Эдель 2011 елда туган
  • Тимергалиева Элина 2012 елда туган.
  • Бакшаева София 2013 елда туган.
  • Ясәвиева Әминә 2014 елда туган.
  • Мостафина Амелия 2015 елда туган.

Тренерлары: Динара Сафина, Елена Нургатина, Полина Чугунова, Сабина Болтабоева, Оксана Ишмаева, Алина Абдулхакова, Дарья Глухих, Елена Тучак, Екатерина Потапова

Хореографлар: Марианна Максимова, Аида Низамова

  • Ищенко Мария 2013 елда туган.

Тренерлары: Дарья Исаева, Анастасия Грицких, Екатерина Потапова

Хореографы: Аида Низамова

 

Гимнаст кызларны медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.

Гимнасткаларыбызны һәм аларның тренерларын югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлыйбыз! Алда тагын да күбрәк казанышлар һәм җиңүләр булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International