Барысы өчен дә триатлон: булачак ярышлар турында

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

2024 елның 8 декабрендә Казанда триатлон буенча ярышлар узачак: акватлон (йөзү + йөгерү), 13 яшьтән 60 яшькә кадәрге катнашучылар арасында «Казан акватлоны» республика турниры, 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында «Триатлон буенча балалар лигасы» республика ярышлары.

 Чаралар спорт объектларында узачак: Казан шәһәре Үзәк стадионының футбол-җиңел атлетика манежы, «Су спорт төрләре сарае» укыту-спорт комплексы. Ярышларда Россия Федерациясенең 5 төбәгеннән: Удмуртия Республикасыннан, Марий Эл Республикасыннан, Чуваш Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән, Татарстан Республикасыннан (Казан, Әлмәт, Зәй, Тукай районы, Кукмара, Яшел Үзән, Иннополис, Тәтеш районы) 450 дән артык спортчы катнашачак.

Шулай ук әлеге чара кысаларында беренче тапкыр «Сл – триатлон» (Сукырлар спорты) дисциплинасында Триатлон буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узачак.

«Триатлон буенча балалар лигасы» ярышлары ел дәвамында уза һәм этаплардан тора. Быел ярышлар 7 этаптан торды, финал этабы да 8 декабрьдә узачак. Этаплар республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында узды: Зеленодольск, Зәй, Әлмәт, Казан.  Нәтиҗәләр йомгаклары буенча яшь триатлетларны кыйммәтле призлар белән бүләклиләр, шулай ук алар Триатлон буенча Татарстан Республикасы спорт җыелма командасына кандидат булалар.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Россия триатлон федерациясе җитәкчесе Ксения Сергеевна Шойгу ярдәме белән «Триатлон буенча балалар лигасы» проекты 2020 елдан бирле 4 мәртәбә уздырыла. Катнашучыларның гомуми саны 4 ел эчендә 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге 20 меңнән артып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International