5 декабрьдә Бөгелмәнең «Энергетик» стадионының спорт залында интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында «ГТО» сәламәтлек фестивале узды. Чара «Демография» милли проекты кысаларында ГТО тестлаштыру үзәге тарафыннан оештырылган һәм инвалидлар декадасына багышланган иде.
Фестивальдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары катнашты. Катнашучылар идәндә яткан килеш кулларны бөгеп һәм җәеп карау, кыска дистанцияләргә йөгерү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, туры аяклы килеш идәндә утырган килеш алга авышу дисциплиналарында үз көчләрен сынап карадылар.
Мондый фестивальләрдә катнашуның беренче тәҗрибәсенә карамастан, сыналучылар барлык тестларны да позитивта узды, аларның күбесе ГТО аерымлык билгеләренә нормативларны үтәде.