Чиләбе өлкәсендә узган сноуборд буенча Россия Кубогының беренче этабында слалом-гигант дисциплинасында Татарстан спортчысы Дмитрий Сарсембаев икенче урынны алды.
Ярышларда Чиләбе һәм Кемерово өлкәләреннән Илья Витюгов җиңде. Өченче урын Мәскәү һәм Кемерово өлкәләреннән Дмитрий Карлагачевка эләкте.
Бу нәтиҗә Татарстан Республикасы спортчыларының әзерлек дәрәҗәсе югары булуын һәм аларның бөтенроссия һәм халыкара стартларда иң югары урыннар өчен көрәшкә әзерлеген раслый.