Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта 5 һәм 6 декабрьдә Казан мэры Кубогына традицион шахмат турниры узды. Җиңү өчен 60 шахматчы көрәште, алар арасында дөнья дәрәҗәсендәге җиде гроссмейстер. Кандидатлар 2 меңнән артык катнашучы арасыннан сайлап алынды.
Турнирны ачу тантанасында физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов һәм ТР шахмат федерациясе вице-президенты Рөстәм Гарифуллин катнашты.
Беренче көнне Фишер шахматлары буенча турнир үткәрдек, анда иң яхшы гроссмейстерлар көч сынашты, шулай ук егетләр һәм кызлар арасында тиз шахмат буенча турнир үткәрдек. Финалда блицтурнир булды, анда катнашучылар бер-берсенә каршы уйнадылар.
Ярышлар азагында иң яхшы шахматчыларны медальләр һәм грамоталар белән бүләкләделәр, дип хәбәр иттеләр физик культура һәм спорт комитетында. Алар арасында халыкара гроссмейстерлар Денис Хисмәтуллин, Артем Тимофеев, Илдар Ибраһимов, Рамил Хәсәнгатин, Рамил Фәйзрахманов, Максим Самусенко, Азат Шәрәфиев бар иде.
Турнирда шулай ук Фиде мастеры Антон Исаевский, спорт мастеры Зарина Шәфигуллина һәм спорт мастерлыгына кандидат Муса Закиров катнашты.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казан Мэры Кубогы өчен 60 шахматчы көч сынашты, алар арасында Европа чемпионы Владислав Артемьев, Россия чемпионы Алиса Галләмова, гроссмейстерлар Артем Тимофеев һәм Хуан Борхес Матос та бар иде.