Нурлатта инвалидлар декадасы кысаларында спорт фестивале узды

2024 елның 7 декабре, шимбә

6 декабрьдә Нурлатта инвалидлар декадасы кысаларында спорт фестивале узды. Турнир армрестлинг, шахмат, шашка, өстәл теннисы һәм пневматик винтовкадан ату кебек спорт төрләре буенча өзеклекләрне үз эченә алды.

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат бүлеге әгъзалары һәрвакыттагыча актив катнашты. Алар арасында 64 яшьлек Николай Евлейкин да бар иде. Ул инде 15 ел күрү сәләте буенча инвалид, әмма актив тормыш рәвеше алып барырга тырыша. Нигездә шашка уйный, Нурлатның шахмат-шашка клубына йөри. Сукырлар җәмгыятенең район бүлекчәләре арасында уздырыла торган район чараларында гына түгел, республика чараларында да катнаша һәм һәрвакыт призлы урыннар ала.

Фестивальдә Николай үз көчен армрестлингта сынап караган, анда ул 3 нче урынны алган, һәм пневматик винтовкадан атуда. Соңгы ярышларда 21 очко җыеп, бәхәссез җиңү яулады. Шашкада уйнаганда да аңа тиңнәр булмады.

«Шашка белән пенсиягә чыккач шөгыльләнә башладым. Минем III группа инвалидлык, шуңа күрә уйнарга әллә ни кыен түгел. Шашка - минем өчен юаныч, тормышка стимул бирә. Клубта ял көннәрендә шөгыльләнәбез, түземсезлек белән көтәбез, бу ярышлар гына түгел, танышлар белән очрашулар да, җылы атмосферада аралашу да», – дип уртаклашты ул.

Ә менә 22 яшьлек Вадим Матавин быел беренче тапкыр фестивальдә катнашты һәм зур күтәренке рух алуын билгеләп үтте. Ул гаиләсе белән Мәскәүдән күчеп килә һәм әти-әнисе киңәше буенча шахмат-шашка клубына керә. 

Фестиваль берничә сәгать дәвам итте һәм катнашучыларда җылы тәэсирләр калдырды. Җиңүчеләрне һәм призерларны оештыручылар – район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Мактау грамоталары һәм призлар белән билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International