5 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр Лениногорск шәһәрендә 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге, шулай ук Советлар Союзы Герое Николай Александрович Заварыкин истәлегенә багышланган 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча 42 нче Республика турниры узды.
Ярышларда Татарстанның төрле почмакларыннан 200дән артык яшь көрәшче катнашты. Ярышлар йомгаклары буенча Казан шәһәре җыелма командасы, югары әзерлек һәм осталык күрсәтеп, шәхси команда зачетында беренче урынны алды.