Шамил Тарпищев Илсур Метшинга «Теннис шәһәре» номинациясендә «Рус кубогы» тапшырды

2024 елның 7 декабре, шимбә

Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев кичә Казан мэры Илсур Метшинга илебездә спортның бу төрен үстерүгә керткән өлеше өчен «Рус Кубогы» милли теннис премиясен тапшырды.

Милли теннис премиясен Теннис федерациясе һәр елны сезон ахырында тапшыра. ФТР төрле номинацияләрдә спортчыларны, тренерларны, идарәчеләрне, меценатларны – зур теннис дөньясы белән бәйле кешеләрне бүләкли.

«Бу көнне без илебез теннисын үстерүче һәм югары нәтиҗәләргә ирешүчеләрнең барысын да искә алабыз һәм билгеләп үтәбез, – дип билгеләп үтте бүләкләүдә Шамил Тарпищев. - Россия Федерациясендә теннис үсешенә Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин зур өлеш кертте»

Ул «Теннис шәһәре» номинациясендә «Рус Кубогы» илкүләм премиясе лауреаты булды.

Шамил Тарпищев билгеләп үткәнчә, Казан һәм Татарстан соңгы елларда теннис үсешендә зур адым ясады. Бүген республиканы милли һәм халыкара турнирларда бик күп талантлы яшь спортчылар тәкъдим итә.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы башкаласында теннис белән 1650 кеше шөгыльләнә. Казанда алты эре спорт базасы эшли; Муниципаль спорт мәктәбендә бер бүлек ачылган. Быел теннис буенча Россия җыелмасын тугыз спортчыбыз тәкъдим итте.

Ел саен Татарстанда төрле дәрәҗәдәге 40ка якын рәсми ярыш уздырыла, аларның күбесе Казанда уза. Алар арасында: 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында теннис буенча Россия беренчелеге; Kazan World Gran Prix – пляж теннисы буенча халыкара турнир; 9-10 яшьлекләр арасында теннис буенча шәһәр беренчелеге.

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан башкаласы беренче тапкыр «ФТР Президенты Кубогы» турнирын кабул итте. Ярышларда катнашу өчен Россиянең 29 төбәгеннән 70тән артык теннисчы килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International