Татарстан Республикасы җыелма командасы тренеры - «Хрустальная тиара» хоккей буенча Төбәкара турнирда иң яхшысы

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

4 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр Кирово-Чепецк шәһәрендә (Киров өлкәсе) кызлар командалары арасында хоккей буенча «Хрустальная тиара» Төбәкара турниры узды. Ярышларда Идел буе федераль округының җиде төбәгеннән командалар катнашты.

Татарстан Республикасы данын төбәкнең барлык почмакларыннан 2010-2013 елларда туган талантлы спортчы кызлардан торган «Икар»  җыелма командасы тәкъдим итте.

Нәтиҗәләр буенча Татарстан командасы, югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтеп, дүртенче урынны алды. Шулай ук билгеләп үтәргә кирәк, «Икар» җыелма командасы тренеры Андрей Викторович Душкин турнирның иң яхшы тренеры дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International