«Маяк» спорт комплексы базасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен спорт бәйрәме уздырылды

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар төркеме «Маяк» спорт комплексы базасында үз карамагындагылар өчен спорт бәйрәме оештырды. Чара Инвалидлар декадасы кысаларында узды һәм «Балачак шатлыгы» төркеме үткәргән чаралар сериясенең бер өлеше булды.

Бәйрәмнең төп вакыйгасы «Яле, барыбыз да бергэ!» дип аталган күңелле эстафета булды, ул балаларны һәм аларның әниләрен берләштерде. Эстафетада катнашу барлык катнашучыларга бик күп уңай тәэсирләр һәм күтәренке рух китерде. Чарада катнашкан командалар татлы призлар һәм грамоталар алды, ә җиңүчеләргә өстәмә медальләр бирелде.

Чараны оештыручыларның берсе Елена Кислякова «Маяк» спорт комплексы коллективына мондый мөһим вакыйганы оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул барлык катнашучыларның да үткәрелгән көннән канәгать калуларын ассызыклады.

«Без «Маяк» СК коллективына мондый чара өчен бик рәхмәтле. Барысы да бик канәгать калдылар. Шулай ук «Исток» клубына волонтерлар ярдәме һәм музыкаль озата барулары өчен, Яшел Үзән районы спорт бүлегенә балаларыбызга бүләкләр – «Метеор» бассейнына бару өчен сертификатлар өчен рәхмәт белдерәбез.

Катнашучыларга алда яңа вакыйга — мәдәни үсеш үзәгендә мультфильмнар карау тора.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» милли проекты кысаларындагы бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International