Яшь динамочыларның Лениногорскидагы уңышы

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

5 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр Лениногорск шәһәрендә 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелеге узды. Ярышларда республиканың 12 шәһәреннән 134 спортчы (2008-2009 елгы) катнашты.

Уздырылган ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең динамода тәрбияләнүчеләр («Динамо» спорт мәктәпләре һәм «Динамо» ның Казан секцияләре) ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

  • 1 урын-Еромир Ерохин (71 кг)
  • 1 урын - Алмаз Гарифуллин (110 кг)
  • 3 урын-Марсель Сафин (55 кг)
  • 3 урын-Георгий Казанцев (71 кг)
  • 3 урын – Максим Поморцев (110 кг).

Шулай ук безнең Клубташларыбыз Казан җыелма командасы составында команда беренчелегендә җиңүчеләр булдылар. Әйтергә кирәк, безнең Чемпионнарга Татарстан һәм «Динамо» данын якларга туры киләчәк Идел буе федераль округы беренчелегендә.

Спортчыларны беренчелеккә тренерлар Әнәс Гәриев, Тимур Зәйнуллин һәм Раил Камалов әзерләде.

Яшь динамочыларны, аларның остазларын һәм Казан шәһәренең спорт көрәше Федерациясен ТР Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International