2025 елда Татарстан Республикасы спорт министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү буенча тавыш бирү тәмамланды

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Дәүләт хезмәтләре порталында 2025 елда ТР Спорт министрлыгының өстенлекле максатларын һәм бурычларын формалаштыру буенча тавыш бирү тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, республика халкына спорт министрлыгы экспертлары тарафыннан эшләнгән 17 максат һәм бурыч тәкъдим ителде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча алдынгы юнәлешләр булдылар:

  1. Татарстан Республикасында спорт инфраструктурасын үстерүне дәвам итәргә һәм кимендә 23 яңа спорт корылмасы, шул исәптән универсаль спорт мәйданчыклары төзүне тәэмин итәргә;
  2. Кимендә 20 спорт объектына капиталь ремонт ясарга һәм капиталь ремонт таләп ителми торган спорт объектлары өлешен 83% тан 83,3% ка кадәр арттырырга%;
  3. Балаларның югары спорт нәтиҗәләренә ирешә алырлык спорт төрләре белән шөгыльләнүгә әзерлеген ачыклау максатларында бер балаларның иртә физик үсеш үзәген булдыруны тәэмин итәргә;
  4. Инвалидлар һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен, шул исәптән СВОда катнашучылар һәм инвалид балалар өчен кимендә 1100 кеше җәлеп итеп, спорт һәм физкультура-сәламәтләндерү чаралары сериясен уздырырга;
  5. Халыкара һәм Бөтенроссия спорт ярышларында югары спорт нәтиҗәләре күрсәткән спортчыларны стипендия һәм аларның тренерларына елына кимендә 900 спортчы һәм 85 тренерны өстәмә түләү белән тәэмин итәргә.

Тавыш бирү нәтиҗәләре белән тулысынча сылтама буенча танышырга була.

Хәзер иҗтимагый Советның алдагы киңәйтелгән утырышында аның әгъзалары тавыш бирү йомгаклары буенча фикер алышачак һәм 5-7 максат һәм бурычны раслаячак, алар буенча ТР Спорт министрлыгы киләсе елда да эшен дәвам итәчәк. Утырышның датасы һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International