7-9 декабрьдә Уфада 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында полиция генерал-лейтенанты А.Ф. Әхмәтханов истәлегенә багышланган дзюдо буенча Бөтенроссия команда ярышлары узды.
Хатын-кызлар зачетында сигез команда катнашты, шул исәптән Татарстан Республикасы җыелма командасы да. Татарстан спортчылары югары дәрәҗәдә әзерлек күрсәттеләр һәм көмеш медальләр яуладылар.
Татарстан данын Карина Рәхмәтова (40 кг авырлык категориясе), Анастасия Миңнулина (44 кг), Карина Матвеева (48 кг), Әминә Имангулова (52 кг), Варвара Омелина (57 кг), Оксана Самойлова (63 кг), Мария Колесникова (70 кг) һәм Хадижа Очилова (70 кг артык) якладылар. Команда составында шулай ук «Динамо» республика клубы вәкиле һәм «Нур» балалар-спорт комплексында тәрбияләнүче Карина Матвеева да бар иде.
Спортчыларның тренерлары-Татьяна Нуждина һәм Алексей Нефедов.