Бүген, Россия Конституциясе Көнендә, Усадта «Мәгариф» милли проекты буенча төзелгән «Сәламәт буын» лицеенда укучылар Россия биатлончысы һәм чаңгычысы, кышкы Паралимпия уеннарының дүрт тапкыр чемпионы һәм көмеш призеры, күп тапкыр дөнья чемпионы Ирина Полякова белән аралаштылар.
Ирина Полякова 1961 елның 9 мартында Казанда туа, тормышындагы күп кенә кыенлыкларны җиңеп чыга: ике яшендә ике аягын да югалта һәм Яшел Үзәндәге интернатта тәрбияләнә. Әмма бу аны бөек спорт казанышларына юлда туктатмый. Ул дүрт тапкыр Паралимпия уеннарында катнашкан, 2002 елда Солт-Лейк-Ситида көмеш һәм 2006 елда Туринда алтын яулаган. 2004 елда Алманиядә дөнья чемпионы була.
Ирина Полякова үзенең спортка юл тотуы турында сөйләде, авырлыклар — тормышның бер өлеше, һәм безнең организм кайвакыт яңа көчләр белән алга бару өчен ял таләп итә, дип билгеләп үтте.
Лицей директоры Владимир Трошин үсеп килүче буын өчен мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте. «12-13 яшьтә балаларда дөньяга караш урнаша. Аларга таяныч, ярдәм кирәк, һәм алар алга таба ничек һәм кая барырга икәнен аңлый башлыйлар. Нәкъ менә Ирина Полякова кебек легендар чемпионка белән очрашу укучыларыбызны рухландырыр, аларга көч бирер һәм тормышта ориентирлар табарга ярдәм итәр дип өметләнәм», — дип ассызыклады ул.