Ярышлар Баулы районының мәктәпкәчә белем бирү гаилә командалары арасында узды.
«Бу икеләтә бәйрәм, чөнки 2024 елда яңадан торгызылган «ГТО» га илебездә нәкъ 10 ел тулды, һәм без бөтен илебез белән Гаилә елын билгеләп үтәбез», – дип билгеләп үтте Баулы районындагы ГТО администраторы Виктория Алексеева. - ГТО системасын заманча форматта торгызу 2014 елда Россия Президенты тарафыннан тәкъдим ителде һәм милләтне сәламәтләндерүдә система барлыкка китерүче элементларның берсенә әверелде. Комплекс эволюцияләнүен дәвам итә, үзебезнең инвентарь өстәлә, таләпләр һәм нормативлар үзгәрә, әмма бер генә нәрсә үзгәрешсез кала – ул үзеңне күрсәтү, әзерләнү һәм үзең һәм гаилә өчен ярышу мөмкинлеге».
ГТО нормативларын үтәү буенча ярышларда алты спорт гаиләсе катнашты: «Ромашка» балалар бакчасыннан Казарян, Мәҗитовлар, «Колокольчик» балалар бакчасыннан Йосыповлар, «Алтынчәч» балалар бакчасыннан Гайнетдиновлар, «Виктория» балалар бакчасыннан Сотниковлар, «Рябинка» балалар бакчасыннан Сабитовлар, «Аленка» балалар бакчасыннан Рәхмәтуллиннар).
Физкультура-спорт чарасын тестлаштыру үзәге белгече Алексеева В. В. һәм ГТО судьялары Федотова Э. С. һәм Кәлимуллина Г. Ф. үткәрде.
Чараның программасына урыннан озынлыкка сикерү (бөтен гаилә), яткан килеш кулларны бөгеп һәм җәеп җибәрү (Әти,әни) гимнастика эскәмиясендә басып торудан алга авышу (бөтен гаилә), теннис тупын максатка ыргыту, 5 метрлы дистанция (бала) һәм электрон коралдан ату (Әти, әни) һәм эстафеталар кебек сынаулар кертелгән:
- эстафета таягы белән йөгерү;
- тупларны кыршаудан күчерү;
- елан.
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Шулай ук барлык катнашучылар да ГТО сувенир продукциясе белән бүләкләр алдылар.
«Чарада актив катнашканнары өчен командаларга рәхмәт белдерәбез. Барлык судьяларга һәм ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт. Барыгызга да уңышлар, күтәренке кәеф, ышаныч, өмет һәм мәхәббәт телибез! Спортка мәхәббәт безне берләштерә», - дип билгеләп үтте Баулы районы ГТО администраторы Виктория Алексеева.
Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында уздырылды һәм Гаилә елына һәм «ГТО» ВФСның 10 еллыгына багышланды.