Б.Рамеев исемендәге Казан IT-паркында Kazan Volunteers ел йомгаклары ясады, 6 юнәлештә җиңүчеләрне һәм лауреатларны билгеләде. Тантана Казанда инде 15 нче мәртәбә уза, беренче мәртәбә Казан волонтерлары 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадада үзләрен кычкырып таныттылар һәм шуннан бирле шәһәребездәге генә түгел, бөтен илдәге чараларга актив ярдәм итәләр.
Казан быел төрле дәрәҗәдәге чаралар кабул итте, һәм аларның һәркайсын оештыруга Kazan Volunteers зур өлеш кертте:
БРИКС илләре дәүләт башлыкларының XVI саммиты
2024 елда волонтерлар тарафыннан эшләнгән сәгатьләрнең гомуми саны 166 910 тәшкил итте. Чараларны оештыруда барлыгы 4820 волонтер катнашты.
«Ел волонтеры 2024» төп бүләген Казан федераль университеты студенты Анастасия Бектемирова алды:
«Барысы да социаль челтәрләрдә 2022 елгы Казан марафонына волонтерлар җыю турындагы постны күрүдән башланды, заявка бирдем, һәм менә хәзер мин «Ел волонтеры»! Иң истә калырлык проект, әлбәттә, «Киләчәк уеннары», без барыбыз да аның ярдәмендә күп нәрсәгә өйрәндек. Мин волонтерлыкны үземне зур вакыйганың бер өлеше итеп тоярга, күп кенә кызыклы кешеләр белән танышырга һәм яңа тәэсирләр алырга мөмкинлек биргәне өчен яратам».
«Ел ачышы» номинациясендә Азамат Зәйнуллин җиңү яулады, Аделия Чапаева елның тим-лидеры булды. Гөлсинә Камилова «Елның көмеш волонтеры» номинациясендә җиңүче булды, ә «Ел рекорды» номинациясендә Эллина Степанова җиңде. Лилия Шәфигуллина «һәрвакыт әзер» номинациясендә бүләк алды һәм үз тәэсирләре белән уртаклашты:
«Безнең шәһәрдә һәрвакыт бик күп чаралар уза иде, һәм мин аларга читтән карап тордым һәм уйладым: «Нигә мин алар белән түгел?». Ул вакытта әле балалар кечкенә иде һәм моның белән шөгыльләнергә вакыт юк иде. Һәм менә бераздан мин өлкән улымның волонтерлык белән шөгыльләнүен белдем, нәкъ менә ул мине мотивлаштырды һәм сынап карарга кирәк һәм минем һичшиксез килеп чыгачагын әйтте. Быел мин Казанда булган барлык чараларда катнаштым, хәзер мин дә шундый зур вакыйгаларның бер өлеше булуыма бик шатмын!».