Самарада Владимир Высоцкий исемендәге спорт сараенда тимераякта синхрон шуу буенча бөтенроссия ярышлары узды.
«Самарочка» ярышлары - традицион ярышлар, синхрон шуу программага икенче ел рәттән кертелгән. Бозда Россиянең 13 төбәгеннән 42 команда составында 615 катнашучы.
Моннан тыш, «Татарстан» командасы Самарада узган синхрон шуу буенча Россия Кубогының I этабында көмеш призер булды.