Татарстан командасы чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының 3 этабыннан соң алда бара

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

15 декабрьдә Чусовой шәһәрендә Чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының 3 этабы тәмамланды. Турнирдан Татарстан чаңгычылары төрле дәрәҗәдәге 6 медаль алып кайттылар.

Бердәнбер алтын медаль иясе Анастасия Фадеева булды. Кыз спринтны барысыннан да тизрәк ирекле стиль белән тәмамлады. Аның вакыты-3:27,83.

Александр Большунов ике көмеш медаль иясе булды. Спортчы ирекле стильдә һәм классик стильдә 15 чакрымга узышта бүләкләр яулады.

Бронза медальләрне берьюлы 3 чаңгычы яулады: Сергей Ардашев – классик стильдә 15 чакрым арада өченче, Сергей Забалуев ирекле стильдә спринтта, ә Дарья Непряева хатын-кызлар арасында классик стильдә 10 чакрымга өченче нәтиҗә күрсәтте.

Шулай итеп, Татарстан җыелма командасы команда зачетыннан аерманы арттыра бара. 3 этаптан соң ТР командасы активында 3957 очко, иң якыннан эзәрлекләүче-Төмән өлкәсендә 1787,5 очко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International