14 декабрьдә Казанда «Ак Бүре» спорт комплексында саңгырау ир-атлар арасында футзал буенча турнир узды. Турнир «Демография» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелде, анда Самара, Пенза һәм Түбән Новгород өлкәләреннән, Мордовия һәм Татарстан республикаларыннан, шулай ук Төрекмәнстаннан спортчылар катнашты.
Уйналган матчлар нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлегенә керделәр:
1 урын-Мордовия Республикасы;
2 урын-Татарстан Республикасы;
3 урын-Самара өлкәсе.