14-15 декабрьдә Түбән Новгородта Россия Федерациясе субъектлары, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстан Республикасы җыелма командалары катнашында Ветераннар арасында җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышлары узды.
Турнир «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Татарстан Республикасы командасы составында 12 җиңел атлет катнашты, алар 41 медаль – 25 алтын, 9 көмеш һәм 7 бронза медаль яуладылар. Мондый нәтиҗә спортчыларга гомумкоманда зачетында 3 нче урынны алырга һәм өйләренә трофейларның берсен алып кайтырга мөмкинлек бирде.