Татарстан Республикасы шахмат федерациясе президенты итеп Руслан Сәлимов сайланды

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Шахмат, шашка, Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы республика спорт мәктәбендә ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашында Татарстан шахмат федерациясенең хисап-сайлау конференциясе узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр иҗтимагый оешманың 2024 елдагы эше турында хисап һәм 2025-2026 елларга федерация Җитәкчелеген сайлау булды.

Гомуми җыелыш эшендә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан республика федерациясе әгъзалары катнашты. Ачык тавыш бирү юлы белән Саклык банкының «Татарстан Банкы» бүлекчәсе идарәчесе Руслан Сәлимов республика федерациясе җитәкчесе итеп сайланды.

«Шахмат безнең республиканың спорт культурасында аерым урын алып тора. Без бу спорт төрен үстерергә омтылабыз, барлык яшь төркемнәренең массакүләм булуына һәм һәркем файдалана алырлык булуына басым ясыйбыз. Теләге булган һәркем логика, стратегик фикерләү һәм дисциплина үсешенә ярдәм итә торган әлеге интеллектуаль спорт төренә кушылырга тиеш. Руслан Сәлимовның Татарстан шахмат федерациясе президенты итеп сайлануы-республикада шахмат хәрәкәте үсеше өчен мөһим адым. Аның тәҗрибәсе һәм профессиональлеге төбәк халкы арасында әлеге спорт төренең популярлыгы артуга ярдәм итәчәк. Ышанам ки, аның җитәкчелегендә федерация яңа үрләргә ирешәчәк һәм Татарстанда спорт культурасын һәм сәламәт яшәү рәвешен ныгытуга сизелерлек өлеш кертәчәк», — дип шәрехләде бу вакыйганы ТР Спорт министры Владимир Леонов.

«Күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт. Минем өчен бу пост шахматны үстерүдә һәм популярлаштыруда күп мөмкинлекләр ача торган яңа тәҗрибә булачак. Федерациянең профессиональ командасы белән бергә без республикада шахмат спортын үстерергә әзер. Бүген 20 меңләп татарстанлы шахмат белән актив мавыга, һәм бу сан үсүен дәвам итә. Шахмат логик фикерләүне, стратегик планлаштыруны һәм дисциплинаны үстерә, бу аларны яшь буынны тәрбияләүдә мөһим элемент итә. Без бу спорт төренә ярдәм итүне дәвам итәчәкбез, теләгән һәркем камилләшә һәм шахматта уңышларга ирешә алсын өчен барлык кирәкле шартлар тудырачакбыз. Алда безне зур бурычлар һәм казанышлар көтә, һәм мин ышанам, уртак тырышлык белән без югары нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз», - диде үз чиратында Руслан Сәлимов үзе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International