Казанның Үзәк стадионында 400 метрлы чаңгы трассасы барлыкка киләчәк

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Татарстан башкаласының Үзәк стадионында 400 метр озынлыктагы яңа чаңгы трассасы барлыкка киләчәк. Яңа ел бәйрәмнәрендә ул шәһәр халкы һәм кунаклары өчен ачык булачак. Бу хакта Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.

«Якындагы ялларда Үзәк стадиондагы трассада чаңгы узышлары буенча Казан Мэры Кубогы узачак. Бу яңа локация, анда балалар әти-әниләре белән бергә килә һәм шуа ала. Шунда ук яңа башлаучылар өчен дәресләр булачак», - дип аңлатты ул.

Чаңгы трассасын стадион эчендәге җиңел атлетика юлларында салачаклар, дип өстәде Гарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International