13-16 декабрьдә Казан шәһәренең «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында киокусинкай буенча «Казан Кремле» Халыкара турниры узды.
Турнирны Россиянең Кекушин каратэ Федерациясе һәм Татарстан Республикасының киокусинкай федерациясе оештырды. Чара Россия көрәш сәнгате берлеге һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгы эгидасы астында узды.
Ярышларда Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән 500гә якын бала һәм өлкән спортчы катнашты.
Александр Даренков, Татарстан Республикасының киокусинкай федерациясе президенты (ТР буенча Россия көрәш сәнгате берлеге Башкарма комитеты җитәкчесе): «Турнир югары оештыру дәрәҗәсендә узды. Татарстан каратэчылары яхшы техника белән сөендерделәр һәм күп медальләр яуладылар. Россия башкаласыннан «Зур десант төште»: Мәскәүлеләр югары әзерлек дәрәҗәсен һәм көчле сугышлар күрсәттеләр. Якын чит илләрдән Беларусь Республикасы җыелма командасы катнашындагы бәйгеләр мавыктыргыч булды. Ир-атлар арасында иң абруйлы авыр үлчәү категориясендә Казан спортчысы Никита Введенский җиңүче булды».
Ярыш призерлары тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм медальләр, кубоклар белән бүләкләнде, ә турнир җиңүчеләре өстәмә рәвештә акчалата бүләкләр алды.