Николай Моряшичев истәлегенә грек-рим көрәше буенча Казан беренчелеге

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

21 декабрьдә СССРның атказанган тренеры Николай Моряшичев истәлегенә 16 һәм 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча беренчелек узачак.

Казанда спорт көрәше үзенең тарихын ХХ гасыр башыннан алып бара һәм легендар цирк артисты, спортчы һәм тренер Николай Иванович исеме белән тыгыз бәйләнгән. Озак вакыт тренерлык эшендә Николай Иванович Моряшичев Бөтенсоюз, Бөтенроссия һәм халыкара ярышларда чемпион һәм призер булган 40 тан артык СССР спорт мастерын тәрбияләгән.

«Ак Барс» Көрәш сарае спорт көрәшенең төрле мәктәпләреннән 100 дән артык спортчыны кабул итәчәк. Татарстанның «Динамо» спорт җәмгыяте данын ярышларда «Динамо» РСШОР, Динамо секцияләре һәм клублары яшьләре яклаячак.

Ачылу парадында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте, Казан шәһәре спорт комитеты, Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе, Казан шәһәре спорт көрәше федерациясе, Татарстан Республикасы сумо Федерациясе, спорт җәмгыятьләре һәм клублары, иганәчелек һәм партнерлык оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары һәм спорт ветераннары катнашачак.

Спортчылар категорияләр буенча медальләр уйнатачак:

  • 16 яшькә кадәрге егетләр– 32, 35, 38, 41, 44, 48, 52, 57, 62, 68, 75, 85, 92, 100 һәм 110 кг,
  • 18 яшькә кадәрге егетләр– 45, 48, 51, 55, 60, 65, 71, 80, 92 һәм 110 кг.

Төп судьялар коллегиясен бөтенроссия категориясе судьясы Александр Косолапов җитәкли. Баш сәркатибе-бөтенроссия категориясе судьясы Сергей Пушкарев.

Бер үк вакытта ике келәмдә узачак көрәш нәтиҗәләре буенча көн дәвамында иң яхшы көрәшчеләр билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International