«Маяк» спорт комплексында авыр атлетика буенча олимпия чемпионы А.П. Курынов истәлегенә Бөтенроссия ярышлары башланды

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

18 декабрьдә Зеленодольск шәһәренең «Маяк» спорт комплексы базасында авыр атлетика буенча олимпия чемпионы А.П. Курынов истәлегенә Бөтенроссия ярышлары старт алды. Ярышларда гадәттәгечә Россия Федерациясенең иң көчле спортчылары - атказанган спорт мастерлары, халыкара класслы спорт мастерлары, Олимпия уеннары, дөнья һәм Европа чемпионатлары призерлары катнаша.

Олимпия чемпионы, дөнья һәм Европа чемпионы Александр Павлович Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча ярышлар 50 мәртәбә уздырыла. 2017 елдан Яшел Үзәндә «Маяк»спорт комплексы базасында. Быел Александр Курыновка 90 яшь тулган булыр иде, ул моннан 51 ел элек вафат булды.

Спортчыларны Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, Бөтенроссия авыр атлетика федерациясе президенты Дмитрий Василенко һәм ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спорты бүлеге җитәкчесе Раиф Вафин сәламләде.

Михаил Афанасьев спортчыларга уңышлар теләде:

«Бүген без спорт легендасы Александр Курыновка багышланган ярышларны ачабыз. Уздыру урыны итеп Яшел Үзән районы сайлануы белән горурланабыз. Һәр спортчыга уңышлар телим!»,- диде Михаил Павлович.

Быел ярышлар 50 нче мәртәбә уздырыла. Татарстан Республикасы җыелма командасын Россиянең иң көчле спортчылары, халыкара класслы спорт мастерлары Зөлфәт Гәрәев, Дарья Әхмәрова һәм башкалар тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International