Бөтенроссия байдаркаларда ишү федерациясе делегациясе Казанга эш визиты белән килде

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

18 декабрьдә Бөтенроссия байдарка һәм каноэларда ишү федерациясе делегациясе Казандагы Спортның ишү төрләре үзәгендә эшлекле очрашу уздырды. Очрашуда федерация президенты Евгений Архипов, генераль секретарь Елена Исхакова, генераль секретарь ярдәмчесе Николай Мордвин, Президент ярдәмчесе Дмитрий Михайлов һәм матбугат хезмәте җитәкчесе Юлиана Сәлахова катнашты.

Эш сәфәре кысаларында Евгений Архипов «Татарстан Республикасы Байдаркаларда һәм каноэларда ишү федерациясе» региональ иҗтимагый спорт оешмасын җитәкләүче Татарстан Республикасы сәнәгать министры Олег Коробченко белән очрашты.

Очрашуда төбәктә байдарка һәм каноэларда ишүне үстерү һәм популярлаштыру, Татарстан Республикасы территориясендә Бөтенроссия ярышларын уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ВФГБК президенты Евгений Архипов билгеләп үткәнчә, уртак диалогта спорт оешмасының төбәк җитәкчелеге арасында үзара аңлашуга ирешелгән. Яклар бер юнәлештә хәрәкәт итәргә, куелган бурычларны хәл итәргә һәм бердәм бәйләнештә югары күрсәткечләргә ирешергә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International