22 декабрьдә Мәскәүдә Дзюдо буенча Russian Judo Tour халыкара турниры тәмамланды. Ярышлар Мәскәүнең «Динамо» волейбол аренасында узды.
Турнирда Татарстан спортчысы Ксения Задворнова да катнашты. Кыз 3 урын өчен сугышка барып җитә алган, анда ул ике «ваза-ари» белән Монголия вәкилен җиңгән.
Ксениянең Тренеры-Виктор Омельченко.
Сүз уңаеннан, турнирда Татарстанның тагын бер вәкиле Роберт Борһанов булды, ул Мәскәүдә Russian Judo Tour да республикадан хөкемдарлар корпусы составына кергән иде.