Ксения Задворнова яңадан пьедесталда!

2024 елның 6 декабре, җомга

Россия ФСИН директоры Кубогында җиңгәннән соң, безнең спортчыбыз «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы финалы» Гран-при отты

«Динамо» вәкиле Ксения Задворнова, без элегрәк хәбәр иткәнчә, җәзаны үтәтү федераль хезмәте җыелма командасы составында самбо буенча Россия ФСИН директоры Кубогына бөтенроссия ярышларында җиңүче булды.

 Моннан тыш, ведомство җитәкчесе, эчке хезмәт генералы Аркадий Гостев прапорщик Задворновага Мактау грамотасы тапшырды.

Казанга кайткач, самбо һәм дзюдо буенча атказанган спорт мастеры Ксения Задворнова үзенең югары осталыгын кабат раслады!
Самбо буенча «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы» халыкара Гран-при ярышларында безнең клубташыбыз 72 кг авырлык категориясендә җиңеп, чираттагы алтын медаль яулады.

Ксения Валерьевна, җиңүләрегез белән горурланабыз һәм котлыйбыз!

Спортчының төп казанышлары
Самбода: 
- дөнья чемпионы (2023),
- Европа чемпионы (2024),
- БДБ илләре уеннары чемпионы (2023),
- БРИКС илләре уеннарының көмеш призеры (2024),
- Россия чемпионы (2023),

Дзюдода:
 - Европа Кубогы иясе (2021),
- 3 тапкыр Европа Кубогының бронза призеры (2019-2, 2024),
- Азия Кубогы иясе (2019)
- Россия чемпионы (2023),
- Россия Кубогы иясе (2022),
- Россия Кубогының көмеш призеры (2024)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International