12 декабрьдән Мәскәү астындагы Новогорскта чирәмдәге хоккей һәм 5х5 хоккей буенча Россия хатын-кызлар җыелма командаларының укыту-тренировка җыены башланды.
Чирәмдәге хоккей буенча милли җыелма команда составында Казанның «Ак Барс-Динамо» командасыннан 7 уенчы әзерләнә. Бу капкачы Ангелина Яшина, сакчылар Александр Стариенко, Екатерина Макагонова, ярымсакчы Юлия Курнаева, һөҗүмчеләр Юлия Сартакова, Эльза Гобәйдуллина һәм Даяна Семенова (Юшкова).
Җыелу кысаларында хоккейчы кызлар тренировка чаралары сериясен, шулай ук хәзерге вакытта әзерлекне бәяләү һәм әзерлек өчен берничә тест үткәрәчәк.
Җыем 21 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.