Чистайда «Кыш Бабай» призына грек-рим көрәше буенча Беренчелек узды

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

«Батыр» спорт комплексында «Кыш Бабай» призына яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Чистай районы беренчелеге узды. Турнир районның төрле мәктәп һәм секцияләреннән 130 яшь спортчыны җыйды.

Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар гадәти булмаган тамашаның шаһиты булдылар: Кыш Бабай һәм Санта Клаус келәмдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, берничә эффектлы ыргыту ясадылар, шуның белән яшь көрәшчеләрнең рухын күтәрделәр.

Турнир тәмамланганнан соң Кыш Бабай һәм Кар кызы җиңүчеләргә һәм призерларга Чистай грек-рим көрәше федерациясе президенты Владислав Юрьевич Морозов биргән татлы бүләкләр, грамоталар, медальләр һәм кубоклар тапшырдылар.

Киеренке көрәшләр нәтиҗәсендә үз авырлык категорияләрендә иң яхшы спортчылар билгеләнде:

2016-17 елгы:

  •   23 кг — Кирилл Чубаров (3 нче гимназия)
  •   27 кг — Андрей Шыныбеков (3 нче гимназия)
  •   32 кг — Кирилл Марков (3 нче гимназия)
  •   38 кг — Матвей Соловьев (1 нче урта мэктэп)
  •   св. 38 кг — Леон Морозов (1 нче урта мэктэп )

2014-15 елгы:

  • 25 кг — Әмир Кәбиров (Чистай Выселкалары)
  •   28 кг — Матвей Майоров (1 нче урта мэктэп)
  •   32 кг — Данил Гафуров (5 нче УББМ)
  •   35 кг — Степан Наумов (4 нче УББМ)
  •   40 кг — Егор Ионычев (4 нче УББМ)
  •   48 кг — Булат Кулиев (3 нче гимназия)
  •   св. 48 кг-Альфред Кәлимуллин (1 нче гимназия)

2012-13 елгы:

  • 35 кг - Рамил Миңнеханов (Каргали)
  •   40 кг — Иван Крашенин (кадет мәктәбе)
  •   52 кг-Илһам Хәкимов (Каргали)
  •   52 кг дан артык-Илья Давыдов (Чистай Выселкалары)

2011-12 елгы:

  • 44 кг — Всеволод Ковалев (1 нче УББМ)
  •  св. 44 кг-Алан Гыйматдинов (3 нче гимназия)

2008-10 елларда туган.:

  • 55 кг — Александр Наумов (4 нче УББМ)
  • 55 кг дан артык — Ярослав Кожевников (4 нче УББМ)

Төп бүләкләрдән тыш, махсус номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде, аларга федерация президенты акчалата бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International