23 декабрьдә Кирово-Чепецкида (Киров өлкәсе) чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының дүртенче этабы тәмамланды. Соңгы көнне хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында классик стильдә спринтлар узды.
Татарстан чаңгычысы Анастасия Фадеева чираттагы тапкыр җиңүче булды. Кыз сезонда барлык дүрт спринтны да отты. Бронза медальне Дарья непряева яулады.
Ир-атлар арасында көмеш медальне Сергей Ардашев яулады, ул Александр Терентьевтан нибары 0,22 секундка гына калышты.