2024 елгы авто һәм мотоспорт сезоны нәтиҗәләре

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Татарстанда 2024 елгы авто-һәм мотоспорт сезонына йомгак ясалды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов; Татарстан Республикасы автоспорт федерациясе президенты Иван Егоров, Татарстан Республикасы Автомотоспорт федерациясе әгъзалары, «КАМАЗ-мастер» узыш командасы спортчылары һәм Татарстан автоспорты ветераннары катнашты.

Кунакларга һәм чарада катнашучыларга агымдагы ел сезоны нәтиҗәләре турында видеофильм күрсәтелде. ТР Автомобиль спорты федерациясе президенты Иван Егоров оешманың узып баручы 2024 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп: «Хөрмәтле спортчылар, узышчылар, механиклар, иганәчеләр һәм автоспорт сөючеләр! Чираттагы сезон тәмамланды, Татарстан автоспортының уңышлары сөендерә. Командада катнашучы һәм аңа ярдәм итүчеләргә, һәм, әлбәттә, беренче чиратта - механикларга һәм узышчыларга рәхмәт белдерәсем килә. Без сезнең өчен шатланабыз, уңышларыгыз белән горурланабыз»

Спорт министры Владимир Леонов «Татарстан Республикасы автомобиль спорты федерациясе»региональ иҗтимагый оешмасы әгъзаларын Татарстан Республикасы спорт министрлыгының ведомство бүләкләре белән бүләкләде:

"Татарстан Республикасы Физик культура һәм спорт отличнигы" күкрәк билгесе белән:

1.      Ибраһимов Илшат Илгизәр Улы

2.      Удод Сергей Иванович

3.      Ушмаев Евгений Александрович

4.      Хөснетдинов Ренат Таһир Улы

Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән:

5.      Пыченков Владислав Валерьевич

6.      Шакирова Алсу Азат Кызы

Татарстан Республикасы спорт министрының Рәхмәте:

7.      Новиков Никита Иванович

8.      Фазылов Игорь Вячеславович

9.      Фәррахов Азат Мисбах Улы

Татарстан Республикасы Рәисе билгеләп үткәнчә, сезон нәтиҗәләре буенча бүген күрсәтелгән фильм зур булмаса да, мавыктыргыч һәм кызыклы булды.

«Яңа ел һәм сезонны уңышлы тәмамлау белән! Автоспортка ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт», - диде спортчыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов – элек үзе титуллы профессиональ автоузышчы, халыкара класслы спорт мастеры һәм Россиянең атказанган спорт мастеры.

Россия автоузышчысы, «КАМАЗ-мастер» узыш командасы җитәкчесе Владимир Чагин залда җыелганнарның барысы исеменнән һәм республиканың барлык автоспорт җәмәгатьчелеге исеменнән Рөстәм Миңнехановка шәхси игътибары һәм ярдәме, шулай ук Татарстан Республикасының автомобиль спортын алга таба үстерүгә ярдәм итә торган карарлар кабул итүе өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International