Ярышлар 21-24 декабрьдә Уфада узды. Турнирда дөньяның 14 иленнән 228 спортчы катнашты, алар арасында – Россия, Казахстан, Монголия, Иран, Төркия һәм башка илләр.
Ярышлар ирекле стиль спортчылары арасында төрле авырлык категорияләрендә узды. Ир-атлар өчен 57-100 кг һәм аннан да югарырак вариантлар каралган. Хатын-кызлар 52 кг дан 76 кг га кадәр һәм аннан да күбрәк категориядә көч сынаштылар.
«Ак Барс» көрәш мәктәбе укучысы Риана Шәрәфетдинова билбау көрәше буенча Р.Ф. Гайнанов истәлегенә уздырылган халыкара турнирда бронза медаль яулады.
Физик культура һәм спорт комитетында хәбәр итүләренчә, Риана Шәрәфетдинова Россиянең атказанган тренеры Азат Әхәтов җитәкчелегендә шөгыльләнә.